Шушы көннәрдә Кайбыч районы Кошман авылында «Авыл укытучысы» бәйгесе узуы һәм анда район данын Сарман гимназиясе укытучысы Чулпан Нәҗметдинова катнашуы турында хәбәр иткән идек.
Кичә Казанда, бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Сарман укытучысы Чулпан Мөнир кызы икенче урынга лаек булды.
- Укучыларга татар телен һәм әдәбиятын укыту - ниндидер бер зур хәзинә белән бүлешү кебек. Туган телебез, чыннан да, ата-бабаларыбыздан безгә мирас булып килүче зур байлык бит ул. Әлеге мирасны укучыларга житкерү - безнең бурычыбыз. Дәресләребездә укучыларның сөйләм телен үстерү, үз фикереңне туган телдә житкерә белү, уку грамоталылыгын арттыру, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү кебек иксез-чиксез эшләр алып барабыз. Әлбәттә, замана алга барган саен укучылар да, без эшли торган метод-алымнар, технологияләр дә үзгәреп тора. Шуңа күрә, үз өстебездә эшне һичкайчан туктатмыйбыз, төрле курсларда укып, фәнни-гамәли конференцияләрдә, һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашып торабыз. Әлеге бәйге - минем эш дәверендә катнашкан өченче һөнәри осталык бәйгесе. Әле узган елны гына “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә катнашкан идем. Ә бу бәйгедә барлык фән укытучылары белән көч сынашырга туры килде. Әлбәттә, мондый бәйгеләр бик күп көч һәм вакыт сорый. Әзерләнгән вакытта, сабырлык күрсәтеп, бар яктан мине аңлаган гаиләмә, һәрвакыт минем өчен догада булучы әти-әниемә, терәк булып торучы гимназиябез җитәкчесе Ләйлә Рафис кызына һәм Сарман мәгариф бүлегенә рәхмәтләрем чиксез, - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты җиңү яулаган мөгаллим.
Без Чулпан Мөнир кызын ихластан котлыйбыз һәм җаваплы хезмәтендә уңыш юлдаш булуын телибез.
Нет комментариев