САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман судларына бәя бирделәр

Узган атнада Сарманга район һәм җәмәгать судларының ремонттан соң тудырылган эшләү шартларын карарга ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов килделәр. Мәртәбәле кунаклар башкарылган эшләргә югары бәя биреп, "районыгыздагы кебек судлар Республика буенча бармак белән санарлык", - диделәр. Илгиз Гыйләҗев: - Без кичә...

Узган атнада Сарманга район һәм җәмәгать судларының ремонттан соң тудырылган эшләү шартларын карарга ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов килделәр. Мәртәбәле кунаклар башкарылган эшләргә югары бәя биреп, "районыгыздагы кебек судлар Республика буенча бармак белән санарлык", - диделәр.

Илгиз Гыйләҗев:

- Без кичә Яр Чаллыда, бүген иртән Актаныш белән Мөслимдә булдык. Менә Сарманга да килеп җиттек. Без монда тикшерү үткәрергә түгел, ә район һәм җәмәгать судларының нинди шартларда эшләвен карарга килдек. Судлар яхшы, Республика күрсәткечләре белән чагыштырганда, уртача эш йөкләнеше дә нормада, судьялар белемле. Озакламый җәмәгать судына да судьялар табылыр дип ышанабыз.

Ишмухаметова Эльза, Татарстан юстиция министрылыгының төп белгече:

- Галәмәт зур эш башкарылды. Тырышканыбыз күренеп тора. Үзебезнең министр, Мидхат Курмановка зур рәхмәт, шушы ремонтка ул акча тапты.

Судьялар һәм суд эшчеләре дә үзләренең эш урыннарыннан бик канәгать.

Резеда Калимуллина, район судының әйдәп баручы белгече:

- Ремонттан соң яңа җиһазлар, барлык кирәк-ярак әсбаблар кайтарылды, компьютерлар белән тәэмин итү дә яхшырды. Заман тәлапләренә туры китереп, яңа архив бүлмәсе ясадылар. Андый архив Татарстан буенча бер-ничә районда гына бар. Бу ремонттан соң судыбызда чиста, пөхтә, эшләве уңайлы һәм рәхәт.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X