Сарман сәләтлеләрне җыйды
Җәмгыять

Сарман сәләтлеләрне җыйды

Бүген, 9 октябрьдә, Җәлил бистәсендә "Сәләтле балалар" хәйрия фонды призерларының IX слеты үткәрелде. Фонд бүләкләренә ия булган республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан тугыз район вәкилләре арасында Сарман районы мәктәпләренең сәләтле балалары һәм аларның укытучылары да бар иде. Слетта катнашучылар күргәзмәләрдә булдылар, алар өчен мастер-класслар, тренинглар, экскурсияләр үткәрелде. Соңыннан бүләкләү тантанасы булды. Бу...

Бүген, 9 октябрьдә, Җәлил бистәсендә "Сәләтле балалар" хәйрия фонды призерларының IX слеты үткәрелде. Фонд бүләкләренә ия булган республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан тугыз район вәкилләре арасында Сарман районы мәктәпләренең сәләтле балалары һәм аларның укытучылары да бар иде.

Слетта катнашучылар күргәзмәләрдә булдылар, алар өчен мастер-класслар, тренинглар, экскурсияләр үткәрелде. Соңыннан бүләкләү тантанасы булды.

Бу хактагы тулырак материалны газетаның киләсе саннарының берсендә укырсыз.


Нет комментариев