Сарман районында "Внимание всем!" сигналы биреләчәк
4 октябрьдә Сарман районында гражданнар оборонасы буенча күнегүләр узачак. "Бу көнне хәбәр итүнең региональ системасы буенча "Внимание всем!" сигналы биреләчәк. Ул Гражданнар оборонасының кисәтү сигналы булып тора. Аны ишетүгә, радиоалгычлар, телевизорларны кабызырга, ашыгыч хәбәрне тыңларга һәм аның турында эш урынындагы җитәкчеләргә, гаилә әгъзаларына, күрше-тирәләргә хәбәр итәргә кирәк. Бу көнне мәктәпләрдә...
4 октябрьдә Сарман районында гражданнар оборонасы буенча күнегүләр узачак. "Бу көнне хәбәр итүнең региональ системасы буенча "Внимание всем!" сигналы биреләчәк. Ул Гражданнар оборонасының кисәтү сигналы булып тора. Аны ишетүгә, радиоалгычлар, телевизорларны кабызырга, ашыгыч хәбәрне тыңларга һәм аның турында эш урынындагы җитәкчеләргә, гаилә әгъзаларына, күрше-тирәләргә хәбәр итәргә кирәк. Бу көнне мәктәпләрдә шушы темага ачык дәресләр, үткәрү, райондагы эвакуация кабул итү пунктларын җәелдерү һәм башкалар күздә тотыла", - диде гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы тармагы буенча район бүлеге консультанты Рафаэль Хәйдәров.
Шуңа күрә, иртәгә сигнал ишетсәгез, куркып калмагыз, бу гадәттән тыш хәл түгел, ә өйрәнү булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев