Сарман районында радиациядән качу урыннары тикшерелде
1990 елның 1 мартыннан бирле без Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен билгеләп үтәбез. Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы 1972 елда эшли башлый. Бүгенге көндә аның составына 50 ил кергән, тагын 20 ил - күзәтчеләр сыйфатында. 1990 елда дәүләт комитеты хокукларында Россия коткаручылар корпусы булдырыла. Соңрак ул РФнең Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр...
1990 елның 1 мартыннан бирле без Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен билгеләп үтәбез. Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы 1972 елда эшли башлый. Бүгенге көндә аның составына 50 ил кергән, тагын 20 ил - күзәтчеләр сыйфатында. 1990 елда дәүләт комитеты хокукларында Россия коткаручылар корпусы булдырыла. Соңрак ул РФнең Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелә. Аның нигезендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төзелә. Бүгенге көндә аның төп максаты - төрле гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм югалтуларны мөмкин кадәр кимрәк итү.
- Районда 6310 кеше сыйдырышлы 26 саклану корылмасы бар, - дип хәбәр итә Сарман районы буенча гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлегенең әйдәүче консультанты Рафаэль Хәйдәров. - Бу Сарман, Җәлил һәм авыл җирлекләрендәге учреждениеләрдәге радиациядән качу урыннары (подваллар) барысы да тикшерелеп актлаштырылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев