Сарман районы мәчетләрендә Ураза Гаетен бәйрәм иттеләр
Бүген район үзәге, поселок hәм авыллар мәчетләрдә Гает бәйрәме узды.
Сарманның "Җәмигъ" мәчетендә дә бик матур үтте бәйрәм. Гает вәгазен тыңларга hәм намазын укырга килүчеләр бик күп иде.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллинның бәйрәм сәламе, Сарман районы мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаковның Гает белән котлавы бәйрәм рухын тагын да арттырдылар. Аннан барысы да Ураза бәйрәме коймагы белән сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев