САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаковның Ураза гаете белән котлавы

Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков райондашларын изге Ураза гаете белән котлады.

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне изге бәйрәмебез – Ураза гаете белән шәхсән үземнең һәм район имамнары исеменнән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Аллаһ Раббыбыз кимчелек-хаталарыбызны кичереп, тоткан уразаларыбызны, биргән фитр-сәдакаларыбызны һәм кылган барча изгелекләребезне Үзенең чиксез рәхмәте белән кабул итсен. Раббыбыз теләгән барча изге теләкләребезгә һәм омтылган барча хәерле максатларыбызга ирешү өчен Үзенең ярдәмен бирсә иде. Бу дөньяда ныклы иман белән, бәхетле һәм имин тормыш кичереп, ахирәттә җәннәт бакчаларына керергә насыйп әйләсен. Аллаһ Тәгалә һәрбарчабызга да гаилә бәхетендә һәм гаилә куанычында булырга насыйп итсен, балаларыбызның һәм оныкларыбызның бәхетен, тәүфыйгын һәм бәрәкәтен күреп яшәргә насыйп әйләсен.

Ихтирам һәм изге догалар белән, Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев