Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге - “Бәллүр каләм” исеменә лаеклылар исемлегендә
Сөенечле хәбәр алдык, хөрмәтле дуслар, һәм аны сезнең белән дә уртаклашырга ашыгабыз.
Без –"Иң яхшы район газеталары" номинациясендә быел да “Бәллүр каләм” – “Хрустальное перо” республика бәйгесе номинантлары исемлегендә. Татарстанда журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә узучы иң мәртәбәле бәйгедә икенче турга узу – үзе бер җиңү. Йөзләгән эш арасында танылуыбыз белән без горурланабыз. Конкурска нәтиҗә 18 май көнне Татарстан Матбугаты көне уңаеннан узачак тантанада ясалачак. Уңышлар насыйп булсын!
Исегезгә төшерәбез: 2012 елда матбугат үзәге “Бәллүр каләм”гә лаек булган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев