"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Мин әнигә булышам" дигән конкурс игълан итә
Дуслар! Тиздән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Шул уңайдан без "Мин әнигә булышам" дип исемләнгән конкурска старт бирәбез. Әниегезгә ярдәм иткән вакытта төшкән кызыклы фотоларыгызны һәм кыскача язмаларыгызны (кем буласыз, кайдан, ничә яшь) sarmangazetam11@mail.ru адресына җибәрә аласыз. Җиңүчене билгеләр көн алдыннан без барлык фотоларны да (һәрбер катнашучыдан берәрне...
Дуслар! Тиздән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Шул уңайдан без "Мин әнигә булышам" дип исемләнгән конкурска старт бирәбез. Әниегезгә ярдәм иткән вакытта төшкән кызыклы фотоларыгызны һәм кыскача язмаларыгызны (кем буласыз, кайдан, ничә яшь) sarmangazetam11@mail.ru адресына җибәрә аласыз.
Җиңүчене билгеләр көн алдыннан без барлык фотоларны да (һәрбер катнашучыдан берәрне алып) ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә махсус альбомга куячакбыз. "Лайк"лар саны буенча җиңүче билгеләнәчәк, аны билгеләр өчен бер тәүлек биреләчәк.
Игътибар: алдан җыелган "лайк"лар роль уйнамый, көнендә куелганнары гына исәпкә алыначаклар. Җиңүчене бүләк көтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев