Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге "Дуслар белән – күңелле!" дигән фотоконкурс игълан итә
Конкурслар һәм акцияләр

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге "Дуслар белән – күңелле!" дигән фотоконкурс игълан итә

9 июньдә Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без фотоконкурс игълан итәбез. Ул "Дуслар белән - күңелле!" дип аталачак. Сездән дусларыгыз белән төшкән фотолар (балыкта, табигать кочагында, спорт уеннарында һ.б.) һәм кыскача язма көтәбез. Аларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Катнашучылар өчен тавыш бирүне башлар алдыннан без аларның фотоларын...

9 июньдә Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без фотоконкурс игълан итәбез. Ул "Дуслар белән - күңелле!" дип аталачак. Сездән дусларыгыз белән төшкән фотолар (балыкта, табигать кочагында, спорт уеннарында һ.б.) һәм кыскача язма көтәбез. Аларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Катнашучылар өчен тавыш бирүне башлар алдыннан без аларның фотоларын һәм сылтамаларын ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә махсус альбомга җыячакбыз. Анда тәүлек буена җыелган "лайк"лар исәпләнәчәк. Алдан җыелган "лайк"лар роль уйнамыйлар.

Җиңүчене бүләк көтәчәк.

svopi.ru сайтыннан фото


Нет комментариев