САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман картингчылары җиңү яуладылар

.

Бүген Мортыштамак авылы күле бозында инде соңгы елларда матур традициягә кергән кышкы картинг ярышлары үтте. Бирегә республиканың көньяк-көнчыгыш зонасына кергән районнар чираттагы этап узышларына җыелдылар. Барлыгы 14 команда 117 картингчы җитезлектә көчләрен сынадылар. Нәтиҗәдә Сарманның "Ялкын" командасы зур җиңү яулады. Икенче урында - Баулының  «Пегас», өченчедә Урыссуның «Шмель» командалары булды. Шәхси беренчелектә "Хонда 270" классында - Лиана Габдрахманова, "Хонда 200" классында Ислам Вагыйзов беренчелекне яуладылар. «Национальный юниор» төркемендә узышкан Артур Заһиров, «Национальный»да чапкан Булат Нигъмәтҗанов, "Кадет" классында ярышкан Ислам Гарипов өченче булдылар. Җиңүчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин бүләкләде, Кубок, грамота һәм медальләр тапшырды.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев