САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарман иң көчле унлыкка керде

Татарстанда ярты миллион – 553 804 кеше «Хезмәт һәм оборонага әзер» («Готов к труду и обороне») комплексы нормативларын тапшырды. Алар арасыннан 82 132 кеше нормативларны алтын значокка үтәгән, 102 696 кеше - көмеш билгегә, ә 106 013 кеше – бронзага.

Бүген республикада ГТО нормаларын тапшыра торган 55 үзәк эшли. Быел республика районнарында тагын 6 мәйданчык ачылачак. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.
ГТО нормативларын тапшыруны үстерү өлкәсендә иң көчле ун районга Буа, Чүпрәле, Саба, Алексеевск, Азнакай, Спас, Балтач, Сарман, Апас, Яңа Чишмә муниципаль районнары керә.
Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашырган дүрт елда (2019-2022 елларда) 31 спорт объекты төзелгән һәм төзекләндерелгән. Алар арасында иң зур объектлар – Чаллыда Боз сарае һәм өсте ябулы йөзү бассейны, Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Түбән Камада күнекмәләр үткәрелә торган футбол манежы, Кукмарада спорт залы, Чаллыда ясалма чирәмле һәм йөгерү юллары да булган футбол кыры, Казанда ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм «Тасма» стадионында җиңел атлетика өчен йөгерү юллары.
2019 елдан республикадагы авыл мәктәпләрендә 14 спорт залы төзекләндерелгән һәм муниципаль районнарда «Хезмәт һәм оборонага әзер» (ГТО) физкультура-спорт комплексы нормаларын үтәү өчен 31 мәйданчык булдырылган.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2022 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 6,5 миллиард сум каралган. Илдә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев