Сарман десантчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр 
Җәмгыять

Сарман десантчылары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр 

Бүген, 2 август көнне, район үзәгендәге Татар Илеге ял паркында һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүче райондашларыбыз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 



Аларны һәм бәйрәмдә катнашучы сарманлыларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Десантчылар өчен иң матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Элиталы гаскәрләрдә хезмәт итүче егетләребез төрле спорт ярышларында үзләренең көчләрен сынадылар. Соңыннан алар хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган, тыныч тормышта мәңгелеккә күчкән десантчыларның каберләрендә булдылар, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.


Нет комментариев