САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарман делегациясе Казанда тантанада катнашты

Бүген Казанда «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.

Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә район делегациясе дә чакырулы иде. 

Тантанада катнашучыларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тәбрикләде. 

Татарстанда Җирле үзидарә оешуга быел 20 ел тулды. "Бирегә төрле елларда, нинди генә авырлыклар булуга карамастан, зур җаваплылык белән авыллар, шәhәрләр үсеше мәсьәләләрен уңышлы хәл итүчеләр, халык иминлеген тәэмин итәргә алынганнар җыелганнар. Ветераннарга аерым рәхмәт. Барыгызга да уңыш, ныклы саулык юлдаш булсын", - ди Премьер-министр, теләкләрен җиткереп.

Котлаулар концерт программасы кысаларында алып барыла. Республиканың муниципаль берәмлекләре хоры составында Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Роза Гилева да чыгыш ясый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев