Сарман балалары өчен зур бәйрәм үткәрелде
2804
0
Бүген, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, район үзәгендәге Татар Илеге ял паркында “Балачак – бәхет иле” дигән зур бәйрәм үткәрелде.
Балаларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, матур теләкләрен җиткерде. Соңыннан балаларның бәхетле балачагы өчен тырыш хезмәт куючылар, төрле бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулаган балалар, иҗади гаиләләр һәм башкалар бүләкләнде. Балалар өчен иң матур җырлар, биюләр башкарылды, алар өчен кызыклы уеннар оештырылды. Паркта шулай ук сәүдә нокталары эшләде. Ә төштән соң безнең нәни дусларыбыз “Сарман” кинотеатрында мультфильмнар карый алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев