Шәрипҗан абыйга 99 яшь тулды
Илексаз авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улының бер гасырлык диярлек тормыш һәм хезмәт биографиясе бар.
Бүген аңа 99 яшь тулды. Истәлекле көне белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләге, күчтәнәчләр тапшырды. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина да сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев