Сарайлы мәктәбендә Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм үтте
Җәмгыять

Сарайлы мәктәбендә Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм үтте

Сарайлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Роза Шәмгунова һәм Гөлфия Фазлыева, бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууга багышлап, "Без - Тукай шәкертләре" дигән Шаяннар һәм тапкырлар клубы уены үткәрделәр. Укучылар шулай ук авыл китапханәчесе Зәнфирә Габдрахманова оештырган Тукай әкиятләренә рәсем конкурсында катнаштылар, шагыйрь иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар. 5-7 нче сыйныф...

Сарайлы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Роза Шәмгунова һәм Гөлфия Фазлыева, бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууга багышлап, "Без - Тукай шәкертләре" дигән Шаяннар һәм тапкырлар клубы уены үткәрделәр. Укучылар шулай ук авыл китапханәчесе Зәнфирә Габдрахманова оештырган Тукай әкиятләренә рәсем конкурсында катнаштылар, шагыйрь иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар. 5-7 нче сыйныф укучылары, шигырь конкурсында катнашып, Тукай шигырьләрен укыдылар.


Нет комментариев