Сәнгать мәктәбе укучылары әниләрен котладылар
Кичә Илhам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә Әниләр көненә багышланган кичә үткәрелде.
Мәктәпнең актлар залы күңелле шау-шудан гөрләп торды. Бәйрәмгә әниләр hәм, онык-оныкчыкларының чыгышларын карарга дип, әбиләр, хәтта дәү әниләр дә килгәннәр иде. Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар hәм егетләр үзләренең җыр, бию, төрле уен коралларында уйнау сәләтләрен күрсәттеләр. Укытучылары да чыгыш ясадылар. Бер тында узган 1,5 сәгатьлек чара онытылмаслык бай мизгелләр бүләк итте. Мәктәптә 1-2 ай гына шөгыльләнгән 3-4 яшьлек кызлар, малайлар, уен коралларында уйнаучы яшь сәнгать осталары да бик тәэсирле чыгыш ясадылар. Әниләргә, әбиләргә бу бәйрәм зур бүләк булды.
Чараны нәфис сүз остасы Сәмәрә Хәйруллина алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев