Саклаубашта рус кызы да, егетләр дә калфак тегә
Җәмгыять

Саклаубашта рус кызы да, егетләр дә калфак тегә

Саклаубашта Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Сарман бүлеге тарафыннан үткәрелгән очрашуга рус кызлары да килгән иде.

Наташа ханымның бу авылда яши башлавына – 6-7 ел тирәсе. Саклаубашка ул тормыш иптәше Фәрит Вәлиев белән кайткан. Ә моңа кадәр ул Димитровград шәһәрендә яшәгән. 

Кич утыруда Наташа, татар хатын-кызларыннан да уздырып, калфак текте. Алай гына да түгел, ике улы – икенче сыйныфта укучы Камил белән алтынчы сыйныфта укучы Кирилл да аннан калышмадылар. Бер кичтә икесе дә берәр калфак тектеләр. 

Наташа авылда үткәрелгән мәдәни чараларда да актив катнаша икән. 

- Бәйлим, чигәм, биим, аеруча көнчыгыш халыклары биюен яратып башкарам. Бераз татарча сөйләшә башладым. Татар гореф-гадәтләренә дә өйрәнәсем килә. Миңа авылда яшәү ошый. Монда кешеләр гадирәк, кешелеклерәк, - ди ул.


Нет комментариев