САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сак бул – ялган акча!

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 23 нче ноябрьдән 7 нче декабрьгә кадәр шундый исем астында профилактик операция игълан ителде. Аның максаты - ялган акчаларның кулланылышын кисәтү, аларны әйләнештән алу, республикага керү каналларын ябу, ялган акча эшләүчеләр һәм таратучыларны тоткарлау. Агымдагы елның 9 аенда Татарстан Республикасының акча әйләнешеннән 1168 данә...

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 23 нче ноябрьдән 7 нче декабрьгә кадәр шундый исем астында профилактик операция игълан ителде. Аның максаты - ялган акчаларның кулланылышын кисәтү, аларны әйләнештән алу, республикага керү каналларын ябу, ялган акча эшләүчеләр һәм таратучыларны тоткарлау.
Агымдагы елның 9 аенда Татарстан Республикасының акча әйләнешеннән 1168 данә ялган акча алынды. Аларның 2 се - 50 сумлык, 8 е - 100, 54 е - 500, 976 сы - 1000, 120 се - 5000 сумлык. Әйләнештән алынган акчалар арасында шулай ук 10 данә 100 долларлык Америка акчасы да бар иде. Ялган акчаларның барысы да икенчел әйләнештән - аларны таратучылар яки кассалар белән исәп-хисап ясаганда алынды.
Ялган акчаларның күләме ел саен арта бара. Узган ел әйләнештән 50 миллион сумлык ялган акча алынды.
Ялган акча таратучылар аларны барыннан да бигрәк базарларда, челтәрле кибетләрдә куллана. Шуңа күрә сатып алучыларның, сәүдә нокталарында хезмәт куючыларның, акча белән бәйле урыннарда эшләүчеләрнең аеруча сак булулары сорала. Кулыгызга шикле акчалар керә икән, аның белән исәп-хисап ясарга тырышучыны төрле сәбәпләр белән тоткарларга, полициягә хәбәр итәргә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев