Шәйдуллиннарга ике шатлык бергә килде
Җәмгыять

Шәйдуллиннарга ике шатлык бергә килде

Ләшәү Тамак авылында гомер итүче Шәйдуллина Дөлфә Хафаз кызына бүген 90 яшь тулды. Әле үткән шимбәдә генә ул яшәгән йортка килен төшкән. Ике шатлыклы мәшәкатьне бергәләп каршы алды гаилә.

Дөлфә апаның гомер бәйрәмен дә көтеп алганнар. Тырыш хезмәт белән яшәп, тормыш иптәше Илгиз абый белән алты бала тәрбияләгән ананы хөрмәтләргә якыннары җыелганнар иде. Юбилярны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, башкарма комитет секретаре Гөлнара Шәйдуллина, авыл ветераннар советы рәисе Гөлмира Ситдыйкова да Дөлфә апага ныклы саулык, кадер-хөрмәт теләделәр.

- Олы йөрәкле, ачык йөзле булганга, Дөлфә апа шушы яшькә җиткәндер. Кечкенә чакта әбекәй янына төшә идек, апа бервакыт караңгы чырай күрсәтмәде. Бала-чаганың күплеге иде, бөтенебез шушында җыелып килә идек. Элек бит юклык. Әбидә шулкадәр күп булып карлыган үсә иде. Вареньесын ипигә ягып, безгә биреп чыгаралар иде. Шуңа сөенә-сөенә чыгып китә идек. Төп йортыбыз исән булганга, без бик шат. Без рәхмәтле, сөенеп бетә алмыйбыз, - диде Дөлфә апаның тормыш иптәше Илгиз абыйның апасының кызы Нәфисә апа.

Ветеран төп нигездә төпчек улы Ильяс һәм килене Гөлгенә тәрбиясендә яши.

- Аллаһка шөкер, кадер-хөрмәттә, ныклы тәрбиядә яшим, балаларга рәхмәт, киленем бик әйбәт, - диде Дөлфә апа.

9 онык һәм 9 оныкчыкка да – кадерле әби ул.

 


Нет комментариев