САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сагынып көттек ел буе

Яңа елга кергәндә, сихри маҗаралары, әкият геройлары белән истә кала торган Чыршы бәйрәмен балалар гына түгел, алдагы елга ниндидер өметләр баглап, өлкәннәр дә көтеп ала. Минемчә, һәркем, күңеленнән генә булса да, узган елга йомгак ясап, алдагы елга, хәере белән килсен дип, планнар да кора. Аграр көллияттәге Яңа ел бәйрәменә, оныкларын...

Яңа елга кергәндә, сихри маҗаралары, әкият геройлары белән истә кала торган Чыршы бәйрәмен балалар гына түгел, алдагы елга ниндидер өметләр баглап, өлкәннәр дә көтеп ала. Минемчә, һәркем, күңеленнән генә булса да, узган елга йомгак ясап, алдагы елга, хәере белән килсен дип, планнар да кора.
Аграр көллияттәге Яңа ел бәйрәменә, оныкларын җитәкләп, өлкәннәр дә шактый килгән иде. Бәйрәмнең хуҗалары - берсеннән-берсе купшы киенгән балалар актлар залына күтәрелгәнче, тәм-томнардан сыгылып торган табын янында сыйланып рәхәтләнделәр. Ә актлар залында аларны тирә-якка хуш ис таратып утыручы, матур бизәлгән, якты утларыннан нурлар сибелеп торган чыршы каршылады. Тамашаны оештыручы һәм алып баручы - көллиятнең өстәмә белем бирү педагогы Энҗе Зиннәтуллина әкият герое кыяфәтендә "кар-бураннар" туздырып килеп керде дә, үзе белән башта кечкенәләрне, аннан зуррак балаларны сихри әкият дөньясына алып кереп тә китте. Үзләре чакыруга килгән Кар кызы Сылукай һәм Кыш бабайга балалар, ярыша-ярыша, һөнәрләрен күр-сәттеләр. Кыш бабай исә бүләк-ләрне мулдан өләште. Күмәк уеннарда катнашучыларга бүләкләрнең күңелләренә хуш килгәннәрен сайлап алу мөмкинлеге дә булды.
Аграр көллиятнең бер гаиләдәй дус-тату коллективында ел эчендә үсеш тә булган. Сөбханалла, диярсең, сигез сабый дөньяга килгән. Аларның әти-әниләренә изге теләкләрен теләп, Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр тапшырдылар. Лотерея уены да сюрпризларга бай булды. Иң зур бүләк исә - микродулкынлы мич һөнәргә өйрәтү остазы Мисхәт Солтановка чыкты.
Һәркемнең күңеленә хуш килердәй бәйрәм оештырганнары өчен аграр көллият коллективына, директоры Зөбәер Әһелтдиновка рәхмәт әйтеп, алдагы елда тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын, дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев