Гомер дигәнең – ачысы да, төчесе дә булган зур юл ул. Аның һәр тамчысында шатлык та, кайгы да, сагыш та, өмет тә яшеренгән. Сарманда яшәүче Әлфинур Камали кызы Кәлимуллинаның тормыш юлы да, сугыш чоры балаларыныкы кебек, сынауларга тулы. Ләкин ул һәр авырлыкка сабырлык, түземлек һәм яшәүгә омтылыш белән җавап бирә. 90 яшькә җитүе дә – зур бер хикмәт. Аның сере ачкычын ул үзе генә белә: “Тормышны яратырга кирәк”, – ди.
Саба районының Олы Арташ авылы челтерәп аккан чишмәләре белән дан тота. Нәкъ менә шунда 1936 елның 3 маенда Әлфинур апа дөньяга аваз сала. Гаиләдәге биш баланың өченчесе була ул. Туган авылында дүрт сыйныф белем алган кызның бәхетле балачагы гына озакка сузылмый. Бөек Ватан сугышы башлануга, әтиләрен фронтка җибәрәләр. Камали солдат яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Балалар – әтисез, хатыны тол кала. Озакламый әниләре дә авырый башлый. Савыга алмыйча, 43 яшендә бакыйлыкка күчә. Балалар бөтенләй ятим калалар. Шулай итеп, 9 яшьлек кыз белән энесен Шикшы авылындагы балалар йортына урнаштыралар. Туган йортлары бушап, өрәңгегә кадәр елап, үксез сабыйларны озатып калалар.
1951 елда кызны тәрбиячеләр Саратов өлкәсенә ФЗУга илтеп куялар. Бу вакытта балачакның бер тамчысы да калмаган була инде. Тормыш кыенлыкларын иртә татыган яшүсмер текстиль фабрикасында эшли башлый. Нәни куллар әкренләп каты эшкә өйрәнәләр. 1957 елда Әлфинур апа туган авылына кайта, аннары, язылып, Сталинградка төзелешкә китә. Биредә – балчык, бетон, тимер арасында гүзәл кызның куллары тагын да ныгый төшәләр. Бер елдан соң ул Чаллыга кайта һәм текстиль фабрикасына эшкә урнаша. Шунда булачак тормыш иптәше Дамир абый белән таныша. Күп яшьләрне очраштырган, кавыштырган кала бу ике яшь йөрәк өчен дә мәхәббәт шәһәренә әверелә. Яшьләр гаилә корып җибәрәләр. Озакламый уллары Альберт туа. Сабыйга бер яшь тулгач, гаилә Әлфинур апаның бертуганы Мәдинә апа чакыруы буенча Ташкентка күченеп китә. Мамык фабрикасында эшли башлаган ананың куллары яңа төрле хезмәт үзләштерәләр, ә Дамир абый төзелештә тәҗрибә туплый. Бераздан гаилә тагын бер сабыйга тулылана: уллары Гали туа. Тик төбәктә җир тетрәнүләр башлана, күңелдә тынычлык бетә. Гаилә башлыгының туган якларга кайту теләге көннән-көн көчәя генә бара. Тәвәккәлләп, алар Саратов якларына күченеп кайталар. “Читтә йөрмәгез, Сарманга кайтыгыз”, - дип киңәш бирә энесенә Әмир абый. Шуннан ике балалы гаилә туганнары янына юл ала. Беренче мәлләрдә икесе дә юл төзү участогына эшкә урнашалар. Оешма, кечкенә генә булса да, вакытлыча яшәргә торак бирә. Монда кызлары Венера дөньяга аваз сала. Аннары Әлфинур апа икмәк комбинатына урнаша, ә соңыннан үзәк район хастаханәсенең инфекцион авырулар бүлегендә санитарка булып эшли башлый. Лаеклы ялга чыкканчы, 20 ел шунда тырыш хезмәт куя ул. Авыруларга дәва булып, йөзеннән һәрвакыт нур бөркелә аның.

1976 елда Кәлимуллиннар Сарман авылының тын бер урамында йорт җиткереп керәләр. Агач эшләренә дә, тимергә җан кертүгә дә оста гаилә башлыгы, нигезеннән алып, түбәсенә кадәр төзелеш эшләрен үзе башкара. Туганнары, дуслары да зур ярдәм күрсәтәләр.
– Тиз арада җиткердек. Өйгә күченеп, бер ел узгач, мин мәктәпкә беренче сыйныфка киттем. Әти “Сельхозтехника”да эшләде, башта балта остасы булды. Аннан К-700 цехында мастер-көйләүче хезмәтен башкарды. Бик оста итеп олтаннар да сала иде, кулы эш белде, – дип искә алды әтиләрен Гали абый.
Аларның нигезләре һәрвакыт кунакчыл булды. Бүгенге көндә дә төп йортта яктылык балкый, чөнки көтеп торучы әниләре исән-сау. Шушында ике килен төшә, кызларын кияүгә бирәләр. Тик язмышлар гына төрлечә була. Борчу-мәшәкатьләр, кайгы-хәсрәт салып, гаилә башлыгы Дамир абый да бик иртә вафат була. Бер улын да җирли Әлфинур апа. Сабыр канатларын сындырмый, иң өстенә төшкән авырлыкларны җиңә килә.
– Безнең әни гомер буе түзем, кешелекле, тырыш, эшчән булды. Туры сүзле, төпле, акыллы булды. «Үзең әйбәт булсаң, бөтен кеше дә әйбәт”, дип кабатларга ярата ул. Ялганны сөйми, турысын һәм дөресен әйтә. Балалары да әнине бик хөрмәт итәләр. “Аллаһы Тәгалә турыдан-туры бирсә генә, әйтүгә калса, юк”, – дип тәрбияли ул оныкларын да, – ди уртанчы килене Әлфия апа.
Бием туфрагыннан яралган килен белән, Аллаһка шөкер, әниле-кызлы тату гомер итәләр алар. Бервакытта да телгә килгәннәре, сүз җиткергәннәре булмый. Онык-оныкчыклар да бик яраталар һәм хөрмәт итәләр әбиләрен. Юбилее көнне дә барысы да җыелып кайтканнар иде. Якыннары Коръән ашы уздырдылар. Туганнары һәм дуслары Әлфинур апага 100 яшькә кадәр гомер теләделәр.
Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да сәламәтлек саклау өлкәсендә фидакарь хезмәт куйган юбилярга ныклы саулык, кадер-хөрмәт теләде.
Әлфинур апаны мин бик кечкенәдән – үземне белгәннән бирле беләм. Ул энем белән минем тәрбиягә дә зур өлеш кертте. Әти белән әни эштә вакытларда балалар бакчасыннан да алып кайта иде, тәмле ризыклар белән дә сыйлады. Без кызы Венера белән бергә уйнап үстек, уртак балачак, яшьлек хатирәләребез дә күп. Шәһәргә кунакка да бергә бара идек. Туганыбыздай якын күргән хөрмәтле апаның чәкчәк пешерү осталыгы да райондашларга яхшы таныштыр. Заманында әнием белән бергә пешергән телеңне йотарлык тәмле төшләре бик күп туйларның күрке булдылар, дан казандылар. Әлфинур апа әле дә тәмле ризыклары белән сыйлый. Коръән ашына да токмачны үзе җәеп кискән. Ул тегүгә, бәйләүгә дә бик оста булды. Мин аларның палас тукыганнарын да хәтерлим әле. Соңгы елларда шәригать кануннары белән яшәүче, биш вакыт намазын калдырмаучы Әлфинур апа шактый еллар Сарманның абыстае Роза апа белән дини йолаларны башкарды.
Хөрмәтле апабызның 90 яшькә җитүенең сере – тормышны яратуда. Саба кызы бүген Сарманны үз итеп, яратып яши. Үткәннәре гыйбрәтле булса да, бүгенгесенә шөкер итә ул. Тормыш аны күпме генә сынаса да, ул сынмады, сыгылмады, зарлануны белмәде. Алдагы көннәре тагын да кояшлы, якты, бәхетле булса иде.
Альбина Сабирова
Нет комментариев