Рөстәм Миңнеханов республика символларының патриотик әһәмиятен билгеләп үтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика гербы һәм флагының хәрбиләр өчен мөһим патриотик әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ул Татарстан символларының бүген Ватан иминлеген саклаучы сугышчыларыбыз белән янәшә булуын ассызыклады, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА. Рәис сүзләренчә, хәрби бурычларын үтәүче егетләр Россия Федерациясе символлары белән беррәттән Татарстан флагын һәм гербын да зур горурлык белән йөртә.
Рөстәм Миңнеханов 1992 елда расланган дәүләт символларына хөрмәт тәрбияләүнең мөһимлеген дә искәртте. Ул Ватан алдындагы җаваплылык хисе нәкъ менә шундый рухи кыйммәтләрдән башлануын белдерде. Бу символлар хәрбиләребез өчен туган җир белән бәйләнешне һәм ныклы рухны гәүдәләндерә.
Фото: © «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев