САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көнен ачты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Татарстан көнен ачып җибәрде. Республика көне «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында үткәрелә.

«Бүген монда Татарстан республикасын тәкъдим итү безнең өчен зур дәрәҗә. Татарстан – Россиянең төп терәк төбәкләрнең берсе. Без президентыбыз Владимир Путин алып барган сәясәт ярдәмендә шулай эшлибез. Әлбәттә, федераль хакимияткә дә зур рәхмәт», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан көненә килгән һәркемгә рәхмәтен белдерде.

«Бүген безнең белән булган һәркемгә ихластан рәхмәт. Татарстан, алга! Бары алга! Бик зур рәхмәт», – диде Татарстан Рәисе.

  •  Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә узучы «Россия» күргәзмә-форум кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать өлкәсендә, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризмда әһәмиятле казанышлары тәкъдим ителә. Кунакларны шулай ук татар аш-суы, түбәтәйләр һәм күннән сувенирлар ясау буенча мастер-класслар, татар телен өйрәнү практикумнары һәм башкалар көтә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-maskauda-tatarstan-konen-acty-5879879

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев