Бүген Казанның Меңъеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган хәрби парад узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ветераннарны, хәрбиләрне һәм барлык татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.
- Буыннар алмашына, ләкин Җиңү көне илебезнең төп бәйрәме булып кала. Елдан ел без бу датаның тарихи әһәмиятен, бабаларыбызның батырлыгын тирәнрәк аңлыйбыз. Сугыш һәр гаиләгә килеп керде, шуңа күрә Җиңү безнең өчен бик кадерле, - диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан фронтка 700 мең кеше китүен, аларның яртысыннан күбрәге сугыш кырларында мәңгелеккә калуын искәртте. "Татарстанлылар Җиңү өчен барысын да бирде – фронтта гына түгел, тылда да эшләде. Без ветераннарның каһарманлыгы алдында баш иябез", - диде ул.
Рәис аерым рәвештә хәзерге махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Җиңүче буын батырлыгы үрнәк булуын ассызыклады.
Чыгыштан соң Татарстан Дәүләт гимны яңгырады. Аннары парадның тантаналы маршы башланды. Хәрбиләр, кадетлар, курсантлар, "Юнармия" вәкилләре, суворовчылар һәм "Беренчеләр хәрәкәте" катнашучылары мәйдан буйлап йөреш ясый.
Бүген иртән чәчәк кую тантаналары узды. Кичен "Үлемсез полк" йөреше, бәйрәм концерты планлаштырыла. Шулай ук Бауман урамында 1945 елдагы Җиңү бәйрәменең тарихи реконструкциясе күрсәтеләчәк.
Сәгать 22:00дә Казансу елгасы өслегендә салют биреләчәк. Чарадан соң өстәмә җәмәгать транспорты эшләячәк.
Нет комментариев