Россия Федерациясенең яшь гражданнары паспортлы булдылар
.
11 декабрь көнне, Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан, Сарман районы Петровка Завод, Юлтимер, Кәүҗияк белем бирү мәктәпләрендә Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Россия Федерациясе гражданы паспортын алу – шәхеснең Россия дәүләтенә каравын таныклаучы төп документ - югары дәрәҗә һәм бер үк вакытта җаваплылык. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова укучыларны истәлекле көннәре белән котлады, изге теләкләрен җиткерде, район миграция хезмәтенең өлкән инспекторы Гөлнара Фатыйхова белән бергә паспортлар тапшырды. Котлауларга ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина һәм мәктәп директорлары да кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев