Ретромашиналар халык хәтерен яңарттылар
Җәмгыять

Ретромашиналар халык хәтерен яңарттылар

Еллар үтә барган саен, ретромашиналарның да саны кими бара.

Ләкин райондашларыбыз арасында сугыш һәм аннан соңгы елларда фронтта һәм халык хуҗалыгында кулланылган машиналарны яңартып, кадерләп саклап, алар турындагы истәлекләрне килер буыннарга тапшыру өстендә эшләүче, халык хәтерен яңартып торучы ватанпәрвәрләребез юк түгел. Алар арасында узган гасыр урталарында ук чыгарылган мотоцикллар да бар иде. Әлбәттә, ретромашиналар парадында район оешмалары машиналары да зур урынны алып торды. Ә аларның сугыш шартларына яраклаштырылып бизәлүе безне кешелек тарихында тирән эз калдырган данлы еллар белән тагын бер кат күзгә-күз очраштырды.


Нет комментариев