Республиканың беренче пары язылышты
Җәмгыять

Республиканың беренче пары язылышты

Кичә Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда быелгы елда республиканың беренче пары язылышты.

  • Бу чарага тиз әзерләндек. Тантанага иң якыннарыбыз – әтиәниләр, туганнар һәм дусларыбыз килде. Кәефебез бик яхшы! – диләр Рубин һәм Айгөл Мәгъдәновлар.

Яшь парны шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәбрикләде, никах турындагы таныклык , ТАССРның 100 еллыгына багышланган күкрәк билгесе, шулай ук көнкүреш техникасы алу өчен сертификат тапшырды.

  • Мөлаем яшьләр. Без аларга үгет-нәсихәтләребезне бирдек, тиздән шушы урында ук бергәләп  балага исем кушу тантанасын билгеләп үтүебезне теләдек, - диде ул.

Чаллының никахлашу йорты 2008 елдан бирле эшли һәм бүгенге тантана – 1 январьдә үткәрелгән беренче язылышу, дип билгеләп үтте   гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе начальнигы Равилә Зарипова.

Республиканың башка гражданлык хәле актларын теркәү идарәләре 3 январьдән эшли башлаячак.


Нет комментариев