Республикада милли проект буенча туристик объектларга 28,5 км юл ремонтланачак
2026 елда «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты ярдәмендә республикада туристик маршрутлардагы юл инфраструктурасын үстерү буенча эшләр башкарылачак. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гомуми озынлыгы 28,5 км булган 14 участокта ремонт планлаштырыла, дип яза «Татар-информ» МА.
Төп юнәлешләр:
• «Алексеевское – Высокий Колок» – Баҗа – Тукай һәм «Базарлы Матак – Болгар» юлларында төзекләндерү. Бу участоклар Болгар шәһәренә һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүче Болгар музей-тыюлыгына барып җитүне тәэмин итә.
• «Чистай – Түбән Кама» һәм «Чистай – Норлат» юл участокларын ремонтлау. Бу трассалар Чистай шәһәренең тарихи һәйкәлләре, музейлары, сәүдәгәр сарайлары, шул исәптән Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы, Борис Пастернак мемориаль музее, Скарятин бакчасы белән танышу мөмкинлеге ачачак.
• «Казан – Ульяновск» – Кама Тамагы» юлы участокларын төзекләндерү. Бу юл «Тарих битләре буйлап: дүрт көндә Татарстан серләрен ачабыз» туристик маршрутына керә, ул Кама Тамагы, Зөя утрау-шәһәрчеге, Раиф монастыре кебек урыннарны берләштерә. Зөядәге Успенский соборы да ЮНЕСКО мирасы исемлегенә керә.
Эшләр туризмны үстерү, төбәкнең тарихи-мәдәни мирасын таныту һәм Татарстан буйлап сәяхәт итүне уңайлырак итү максатыннан алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев