Бүген, 24 апрельдә, Татарстанда бераз җылытачак, әмма һава торышы үзгәрмә торган характер сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Республикада күк йөзе болытлы, аяз урыннары белән булачак. Көндез, Казанны да кертеп, бөтен төбәктә бераз яңгыр явуы көтелә.
Көньяк җилнең көче секундына 7–12 метр тәшкил итәчәк. Көндез кайбер урыннарда ул 15–20 метрга кадәр көчәячәк (Казанда исә 18 метрдан да артмаячак).
Төнлә –1 градуска кадәр салкын була. Ә көндез һава +9…+14 градуска кадәр җылыначак (Казанда +10…+12).
Синоптиклар белдерүенчә, апрель ахырында республикада уртача температура климат нормасыннан өч градуска түбән булачак. Димәк, яңгырлы һәм салкын тотрыксыз һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Район территориясендә дә шундый ук һава торышы фаразлана.
Нет комментариев