САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада ГТХМ ташуны ясалма интеллект ярдәмендә фаразлаячак

Татарстанда су басу хәлен күзәтү һәм фаразлауның яңа системасы эшли башлады. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

ГТХМ пилот проектын «МТС» компаниясе белән берлектә тормышка ашыра. Җиһазлар Кайбыч районында урнаштырылган. Ул берничә үлчәү приборыннан һәм югары технологияле датчиклардан тора. Алынган мәгълүмат махсус аналитик платформага тапшырыла.

Датчиклар Бәрле елгасының дүрт өлешендә урнаштырылган. Алар һәр ун минут саен су дәрәҗәсен, җил юнәлешен, атмосфера басымын, һава һәм туфрак температурасын, явым-төшем күләмен үлчиләр. Аналитик платформа кергән мәгълүматны эшкәртеп, ясалма интеллект ярдәмендә гидрометеорологик хәлне фаразлый. Хәл куркынычка әйләнсә яки су басу дәрәҗәсе чиктән ашса, система кисәтү сигналы бирә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе начальнигы Ирек Кадамов болай диде:

– Пилот проект территориясе очраклы сайланмады – Федоровское авылы язгы су басу вакытында Бәрле елгасының ташуы сәбәпле берничә тапкыр су астында калган иде. Бу пилот проектның нәтиҗәләре буенча әлеге чишелеш Татарстанның башка су басу куркынычы булган зоналарында кулланылырга мөмкин. Бу республика халкының иминлеген тәэмин итү өчен бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев