Республикада 11 градуска кадәр җылытачак
Бүген, 26 мартта, Татарстанда аномаль җылы һава шартлары саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Республикада үзгәрүчән болытлы һава көтелә. Явым-төшем булмаячак. Иртәнге сәгатьләрдә төнлә төшкән томан саклана.
Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итә. Иртән кайбер урыннарда көчле бозлавык саклана.
Көндез һава 6-11 градус җылы була. Районда да шундый ук һава торышы көтелә. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга сак буларга киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев