Районыбызның милли моң ияләре җиңү яуладылар +ВИДЕО
Мәдәният

Районыбызның милли моң ияләре җиңү яуладылар +ВИДЕО

Районның сәнгать осталары җырчы сандугач исемен лаеклы йөртәләр.

Алина Галиева җитәкчелегендәге "Илек" җыр-бию ансамбле, Бөгелмә шәһәрендә ТР мөселманнарының Диния Нәзәрате оештырган "Милли моң" Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә катнашып, 1 урынга лаек булды. Яшь талантлы җырчыбыз Рәмилә Хөсәенова да җиңүче исемен алды. Эльвина Гобәйдуллина Гран-при иясе булды. Бу уңышларда сәнгать мәктәбе укытучысы Расиха Хәмидуллинаның да өлеше зур. Райондашларыбызны җиңүләре белән тәбрикләп, киләчәктә дә иҗат уңышлары телибез.

Альбина Сабирова


Нет комментариев