24 августта Казан янындагы «Идел» яшьләр үзәгендә «Ура, авылга!» проектының йомгаклау слеты узды. Чарада Татарстанның 17 муниципаль районыннан җәй дәвамында урыннарда төрле инициативалар тормышка ашырган командалар катнашты.
Сарман районы делегациясе бәйрәмдә үзенең мәдәни байлыгын һәм җәйге эш нәтиҗәләрен югары дәрәҗәдә күрсәтте:
* Иҗади күргәзмә: кулдан ясалган декоратив-гамәли сәнгать эшләре тәкъдим ителде;
* Мастер-класслар: кунаклар өчен файдалы һәм кызыклы өйрәтүләр оештырылды;
* Концерт номерлары: районның гореф-гадәтләрен чагылдырган иҗади чыгышлар тәкъдим ителде.
Сарман командасының активлыгы һәм әзерлеге слетны оештыручылар һәм башка катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде.
Нет комментариев