Ел башыннан Татарстанда 1,5 меңгә якын әти декрет ялын рәсмиләштергән.
Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 12,5 процентка күбрәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» ИА РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән. Мисал өчен, 2025 ел дәвамында мондый ялга 1,2 меңгә якын ир-ат чыккан булган.
Аталарның декрет ялына хокукы РФ Хезмәт кодексының 256нчы статьясында ныгытылган. Үз хокукыннан файдалану өчен әти кешегә эш бирүчегә тиешле гариза язу да җитә. Предприятие өч эш көне эчендә мәгълүматны Социаль фондка тапшыра, ә пособие ун эш көне эчендә билгеләнә. Түләү бала 1,5 яшькә җиткәнче һәр ай саен бирелә. Быел пособиеның минималь күләме аена 10 837 сум булса, максималь күләме 83 021 сумга җитә.
2024 елдан башлап, аталар тулы эш көненә эшкә чыккан очракта да айлык пособиеләрен саклый ала. Моннан тыш, 2026 елның 1 гыйнварыннан һәр бала 1,5 яшькә җиткәнче аны караган чор ата-ананың иминият стажына тулы күләмдә кертелә.
Декрет ялын әти-әни генә түгел, әби-бабайлар, башка туганнар яки опекуннар да рәсмиләштерә ала. Гаиләдә игезәкләр яки бер-бер артлы туган балалар булса, ялга ике ата-анага да берьюлы чыгарга рөхсәт ителә.
Социаль фондның ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, әтиләрнең бала тәрбияләүдә катнашуга омтылышы гадәти күренешкә әйләнде. Дәүләт мондый гаиләләргә һәрвакыт ярдәм итә һәм түләүләр алу процессын мөмкин кадәр уңайлы итүне дәвам итә.
Нет комментариев