Районның иң оста волейбол уйнаучы командасы билгеле
.
19-20 февраль көннәрендә район оешмаларының ир-ат командалары арасында волейбол буенча IV чемпионат уздырылды. Анда барлыгы 12 команда катнашты . Нәтиҗәдә Сарман беренче санлы спорт мәктәбе җиңү яулады . Икенче урынга - район эшмәкәрләре, өченчегә мөхтәсибәт командалары чыкты. Мәгариф бүлегенең җыелма командасы дүртенче булды. Җиңүче командалар һәм призерлар медаль, грамота, акчалата бүләккә ия булдылар. Җиңүчеләргә Кубок та тапшырылды.
Альбина Сабирова язмасы, Илгизәр Гаделшин фотолары hәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев