Районның бюджеты кабул ителде
.
Бүген IV чакырылыш Сарман муниципаль район Советының X утырышы узды. Аны район Советы рәисе - район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибендә бер - "2022 елга һәм планлы 2023-2024 елларга Сарман муниципаль районы бюджеты турында " сорау каралды. Аның буенча район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре һәм җирле салымнар буенча даими комиссия рәисе Илгизәр Габделгазизов чыгыш ясады. Депутатлар әлеге сорау буенча тиешле карар кабул иттеләр.
Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев