Райондашыбыз республика конкурсында җиңү яулады
Бүген башкалабызда Казанда Зур Концертлар залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” дигән республика конкурсының йомгаклау тантанасы булды.
Республика массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, анда 300 дән артык конкурсант катнашкан. Алар арасында зона турында җиңеп чыккан райондашларыбыз да бар. Ә Иске Минзәләбаш мәдәният йорты директоры Диләрәм Ишанова республика турының “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә дә җиңү яулады. Котлыйбыз һәм горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев