Райондашыбыз марафонда катнашты
Сарман авылы егете Фәнис Фәретдинов сәламәт яшәү рәвеше яклы.
Ул озак еллар йөгерү белән мавыга. Танылган йөгерешчеләр белән озын дистанцияле марафоннарга да кушыла. Быел да ул 1-2 май көннәрендә Казанда узучы йөгерештә катнашып, 21 километрлы дистанцияне уңышлы үтте.
- 30 майда Ульян өлкәсендә үтәчәк Бөтенрәсәй узышларына әзерләнәм, - ди Фәнис.
Без райондашыбызга сәламәтлек, ихтыяр көче һәм уңыш телибез.
Альбина Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев