Районда яшь медиклар гаиләсе барлыкка килде
Бүген Карашай Саклау авылында ике яшь йөрәк кавышты – Хәйруллиннарның никахы теркәлде.
Авылның йөзьяшәр әбисен котларга барган җирдән очраклы рәвештә матур күренешкә тап булдык. Бәйрәмчә киенгән яшьләрне күреп, узып барышлый, туктамый китеп булмады. Иске Имән авылы егете - үзәк район хастаханәсендә эшләүче Алмаз Хәйруллин белән Карашай кызы Ләйсән Сәгъдиева моннан биш ел элек Интернет челтәре аша танышканнар. Икесе дә бер үк төрле һөнәрне сайлаган яшьләрнең уй-теләкләре бер була – тормыш юлын да бергә үтәргә. Ләйсән быел Минзәлә медицина көллиятен тәмамлый һәм шәфкать туташы булып эшләячәк. Яшьләрне никах көннәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләделәр, истәлек бүләге тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев