САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районда Сабантуйлар гөрләп үтте

Сабантуй бәйрәмен, Яңа елдай, сагынып көтәсең. Ул татарларның милли бәйрәме. 7-8 июнь көннәрендә Сабантуй Сарманда, Җәлилдә һәм авыл җирлекләрендә үтте. Сабантуйда яхшы һава торышы сирәк була, тик бу юлы ул шундый булды, артык кызулык күзәтелмәде. Ә бәйрәмнәр бик күңелле үтте: җирле һәм чакырылган артистлар төрле концерт номерлары күрсәттеләр, спорт ярышлары,...

Сабантуй бәйрәмен, Яңа елдай, сагынып көтәсең. Ул татарларның милли бәйрәме. 7-8 июнь көннәрендә Сабантуй Сарманда, Җәлилдә һәм авыл җирлекләрендә үтте. Сабантуйда яхшы һава торышы сирәк була, тик бу юлы ул шундый булды, артык кызулык күзәтелмәде. Ә бәйрәмнәр бик күңелле үтте: җирле һәм чакырылган артистлар төрле концерт номерлары күрсәттеләр, спорт ярышлары, традицион уеннар, милли көрәш уздырылды, ат чабышы булды, балалар өчен уен урыннары оештырылды, алдынгы оешмалар, авыл җирлекләре һәм аерым шәхесләр бүләкләнделәр.

7 июньдә район үзәгендә "Кичке Сабантуй" да булды. Анда шулай ук концерт номерлары куелды, сәүдә үзәкләре оештырылды, дискотека үтте.

Сарман Сабантуеннан фоторепортажлар:

Беренче өлеш

Икенче өлеш

Өченче өлеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев