Районда чаңгы сезонын яптылар
Спорт

Районда чаңгы сезонын яптылар

.

3-4 апрель көннәрендә Җәлил поселогының чаңгы үзәгендә герой-шагыйрь Муса Җәлил  истәлегенә республикакүләм чаңгы ярышлары уздырылды. Аларда 6 район һәм шәһәрдән йөзләп спортчы катнаштылар. Бүген җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Район данын яклаган чаңгычылардан Камалетдинова Диана 2007-2009 елгы кызлар арасында беренче килде. Башка егет-кызлар да сынатмадылар. Һава температурасы +3 градус булуга карамастан, билгеләнгән дистанцияне уңышлы үттеләр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар тапшырды.Әлеге ярышлар белән, районда чаңгы сезоны ябылды.


Нет комментариев