САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Районда балыкчылар ярыштылар

Бәйге быел өченче тапкыр уздырылды.

Бүген Сарманның әрәмәлегендә Минзәлә елгасыннан балык тоту буенча "Кышкы балык тоту" ярышлары үтте. Матур традициягә әверелгән бәйге быел өченче тапкыр уздырылды. Анда барлыгы 41 балыкчы катнашты. Районның фанатларыннан тыш, Әлмәт шәһәреннән, Теләнче Тамактан килүчеләр дә бар иде. 1,5 сәгать вакыттан соң иң-иңнәрне ачыкладылар. Иң эре балыкны Теләнче Тамактан килгән Илвар Зарифуллин тоткан булып чыкты. Иң кечкенә балык Илнур Гашамовка эләккән. Иң күп балыкны Сарманнан Наил Хәмитов тоткан. Ислам Шәмсемөхәммәтов - иң яшь, Альберт Фәрхетдинов, Әбүзәр Минһаҗев иң өлкән балыкчылар булып танылдылар. Катнашучылар арасында ике хатын-кыз да бар иде. Камилә Сахратуллина белән Елена Романова да истәлек бүләкләре алдылар. Җиңүчеләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин бүләкләде, барлык катнашучыларга да рәхмәт сүзләре җиткерде.

Соңыннан мөселман кардәшләребез тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

 

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев