САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район ветераннары узган елга хисап ясадылар 

.

Бүген “Сарман” кинотеатрында район ветераннар Советының узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Аны районның ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миңнеголов алып барды. Ул иң элек узган ел ветераннар тарафыннан эшләнгән эшләрне анализлады, киләчәккә бурычлар билгеләде. Советның контроль-ревизия комиссиясе рәисе Гөлүсә Ганиуллина өстәмә доклад белән чыкты. Шәрләрәмә авылы ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, Җәлил поселогы территориаль (нефтьчеләр) советы рәисе Рафаэль Харисов үз җирлекләрендәге эшчәнлек хакында сөйләделәр. Җыелыш эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм ветераннарны узган ел районда башкарылган һәм агымдагы елга планлаштырылган эшләр белән таныштырды. 
Соңыннан ветераннар тарафыннан сорау-тәкъдимнәр яңгырады, бүләкләүләр булды. 
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев