САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районда “Куркынычсызлык каешы” дигән оператив кисәтү чарасы үткәреләчәк

Ә синең каешың эләктерелгәнме?

20-22 декабрь көннәрендә республика, 
шул исәптән район территориясендә “Куркынычсызлык каешы” дигән оператив кисәтү чарасы үткәреләчәк.
Аның максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану буенча хокук бозуларны кисәтү. Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә каралганча, машина йөртүче руль артында барганда куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш. Бу кагыйдә шулай ук автомобильнең пассажирларына да кагыла. Транспорт иминлеге үзәге тикшеренүләреннән күренгәнчә, куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәте булган очракта машина йөртүчеләр һәм алгы утыргычта утыручы пассажирлар арасында үлем-китем һәм имгәнү ихтималын – 50, арткы утыргычта утыручы пассажирлар арасында 25 процентка киметә. Машина әйләнгән очракта, эләктерелгән куркынычсызлык каешы исән калу ихтималын биш тапкырга арттыра. Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев