САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район картингчылары ярышка әзерләнәләр

.

Икенче якшәмбедә, ягъни 6 февраль көнне, Мор күлендә инде традициягә кереп баручы картингчылар ярышының зона этабы узачак. Безнең спортчы кызлар һәм егетләр, аңа әзерләнеп, күл буенда күнегүләр үтәләр.

- Мин ярышларда беренче тапкырым гына катнашачакмын, - ди 9 яшьлек Гүзәл Хәмидуллина.

Аның яшьтәш дуслары Алия Хәсәнова белән Артур Вәлиәхмәтовның моңа кадәр ярышканнары булган һәм уңышлы чыгыш ясаганнар. Бу юлы да ныклап әзерләнәләр. Без барлык боз өстендә элдерүче кечкенә машина йөртүчеләргә уңыш юлдаш булуын телибез.

Ә барлык райондашларыбызны һәм спорт сөючеләрне ярышлардан адреналин алырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев