САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы һәлак булган әфганчыларның якыннары янында булды

Әфганстан сугышында 14 меңгә якын ир-егетнең гомере өзелгән, 50 меңгә якыны гарипләнгән, 312 яугир хәбәрсез югалган, 18е чит илләргә озатылган....

 Безнең районнан да йөздән артык егет хәрби хезмәтен Әфганстанда үтә. Ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып, гомерләрен куркыныч астына куярга, ут астында йөрергә, дары исен иснәргә туры килә аларга. Кургаш табутларда кайткан солдатлар арасында безнең районның җиде егете дә була.
Менә алар геройларча һәлак булган әфганчылар:
Рамил Әбделминов (1961-1980) – Зур Нөркәй авылы
Әсгать Гәрәев (1963-1983) – Шыгай авылы
Илшат Садыйков (1962-1981) – Сарман авылы
Мансур Хисамов (1966-1984) – Колмәт авылы
Азат Яһудин (1966-1985) – Яна Минзәләбаш авылы
Рифгат Миңнекәев (1961-1980) – Җәлил поселогы
Сергей Притула (1966-1985) – Җәлил поселогы.
15 февраль - Совет гаскәрләренең чикләнгән контенгенты Әфганстаннан чыгарылганга 33 ел тулу уңаеннан, район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, районның әфганчылар берлеге рәисе Радис Якупов, хәрби комиссариат вәкилләре, әфганчылар, юнармиячеләр, егетләр туган җирлек башлыклары геройларның әти-әниләре, туганнары янында булдылар, чәчәк бәйләмнәре һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев