Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән тәбрикли
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннарыбыз!
Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Авыл хуҗалыгы тармагы, нефть сәнәгате белән беррәттән, Сарман районы икътисадының нигезе булып тора. Районның гына түгел, һәр гаиләнең иминлеге аграр секторның үсешенә бәйле. Ә бу - талантлы җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең, игенчеләрнең, механизаторларның, терлекчеләрнең, агрономнарның, фермерларның, җирне һәм авылны чын мәгънәсендә яраткан башка хезмәткәрләрнең көндәлек хезмәте нәтиҗәсе.
Быелгы үтә корылыклы елда да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре районыбыз басуларыннан 75,5 мең тоннадан артык икмәк җыеп алдылар. Бер гектардан уртача 16,1 центнер уңыш чыкты. Шикәр чөгендере үстерүдә дә күрсәткечләребез яхшы. Татлы тамырның тулай җыемы 186 мең тоннадан артык булыр, дип көтәбез, бүгенгә уртача уңыш 204 центнер тәшкил итә. Шулай ук көнбагыш уңышы да мул булды: 6,3 мең тонна җитештерелеп, гектарыннан уртача уңыш 16 центнер тәшкил итте. Ел башыннан 14 мең тонна сөт, 1,7 мең тоннадан артык ит җитештерелде.
Киләчәктә дә районыбызның, республикабызның үсешендә район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә өлеше зур, уңышларыбыз мулдан, хезмәт нәтиҗәләребез югары булыр, дип ышанам. Авыл язмышына даими игътибар булдыру, авыл җирлегендә тормыш шартларын яхшырту буенча күптөрле чаралар күрелүе өчен республикабыз җитәкчелеге – Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннихановка, Хөкүмәтебезгә, Дәүләт Советына, Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгына рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Хөрмәтле район уңганнары! Сез районыбызның азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез. Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлап, авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтегез мактауга һәм хөрмәткә лаек. Аерым рәхмәтем – авыл хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш керткән ветераннарга.
Барыгызны да бәйрәм белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим.
Тормышыгыз шатлык–сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев