Үсемлекләргә суны төрле вакытта төрлечә сибәргә кирәк.
Рассада орлыклары чыкканчы, туфракка пульверизатор белән су сиптереп, көн саен диярлек чылатып торырга кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Орлыклар шытып чыккач, 2-3 көн су сипми торалар, шытымнар ныгып китсен өчен шулай кирәк.
Аннары рассаданың туфрагын йомшарталар, сирәклиләр, атнасына ике тапкыр су сибәләр. Беренче 2-3 яфрак чыккач, су сибүне арттыралар, су тартма төбенә төшеп җитәрлек булсын. Туфракның дымлылыгын нечкә агач таяк белән тикшерәләр. Аны туфракка тирән итеп тыгып карарга кирәк.
Рассадага сибә торган су 20-25 градус җылы булырга тиеш. Су бүлмәдә торып җылынсын. Суны плитәгә куеп җылыта күрмәгез, ул файдалы үзлекләрен югалта.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/21-02-2022/rassadalarga-suny-nindi-eshlykta-sib-rg-5849760
Фото: https://pixabay.com
Нет комментариев